Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Облачно
Новости
18 Мая 2020, 07:33

Имтихансыз – аттестат

Республиканың мәгариф министрлыгы быел БДИ ничек үтәчәген һәм «Соңгы кыңгырау»да чыгарылыш укучыларын нәрсә көтүен хәбәр итте

Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан РФ Хөкүмәте Дәүләт думасына закон проектын кертте, анда быел Дәүләт йомгаклау аттестациясен мәҗбүри итмәскә тәкъдим ителгән. “Димәк, бу хактагы бәхәсләргә нокта куярга була?” – дип кызыксына байтак гәзит укучыбыз.
Бу сорауга Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Айбулат ХАҖИН җавап бирде.
– Тугызынчы сыйныфлар быел чыгарылыш имтиханнарын тапшырмаячак. Аларга аттестат еллык йомгаклау билгеләре буенча биреләчәк. БДИны исә югары уку йортына керергә җыенган һәм имтихан нәтиҗәләре кирәк булган 11нче сыйныф укучылары гына тапшырачак. Әгәр мәктәпне тәмамлаучы югары уку йортына барырга уйламаса, киләчәктә уку өчен колледж яисә техникум сайласа, БДИны тапшырмаска мөмкин. 11нче сыйныфларның барысы да аттестат алачак.
Әмма БДИ соңгарак калачак. Аларның кайчан үтәчәге эпидемиология хәл-торышына бәйле. Әле имтиханнарны 19 июньнән башлау мәсьәләсе карала. Әмма бу соңгы карар түгел.
Чыгарылыш имтиханнары тоташ илебез өчен бердәм расписание буенча үтәчәк. Иң күмәк – рус теленнән сынауны ике көнгә бүлү күздә тотыла, бу укучыларның сыйныфларда туплануыннан арыну өчен эшләнә.
Имтихан үткәргәндә коронавирус инфекциясен йоктырмау өчен барлык таләпләр үтәләчәк. Оештыручылар һәм катнашучылар термометрия үтәчәк, аудиторияләр алдан дезинфекцияләнәчәк, укучыларны бер-бер-сеннән 1,5 метр ераклыкта утыртачаклар.
Чыгарылыш имтиханнары алдынннан һәрвакыт “Соңгы кыңгырау” шалтырый. Быел да бу күркәм йоладан тайпылмаячаклар – Туймазы укучылары аны 29 майда ишетәчәк. Әмма газиз уку йортында һәм мәйданда түгел, өйдә. Шулай ук бу көнне кызлар һәм егетләр бу бәйрәмне истә калдырсын өчен онлайн-флешмоблар һәм чаралар үткәрү күздә тотыла.
Читайте нас