Туймазы хәбәрләре
+25 °С
Облачно
Новости
5 Ноября 2019, 08:48

Эшкуарлык күнекмәләренә ия булыгыз!

Ике атналык “Яшь эшкуар” курслары оештырыла

Яшьләр эшкуарлыгына һәм аларның икътисади мөстәкыйльгенә ярдәм күрсәтү һәм аны үстерү максатында яшьләр сәясәте тармагы ике атналык “Яшь эшкуар” курслары оештыра, анда яшькә кагылышлы чикләүләр юк.

Уку-укытуны тәҗри-бәле спикерлар, Башкортстан фонд Интернет үзәге белгечләре, Forex.сlub вәкилләре, башкала югары уку йортлары укытучылары үткәрә.

Дәресләр көндәшлек базары шартларында предприятиегә идарә итү; эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре һәм салым салу; интернет-маркетинг; коммуникация сәясәте; реклама һәм сәүдәне чәмләндерү мәсьәләләренә багышланачак.

Курс йомгаклары буенча тыңлаучыларга таныклык тапшырыла. Моннан тыш, муниципалитет-район Хакимияте карамагындагы эшче комиссия тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар һәм кәсеп планнары буенча дәүләт ярдәме алуга федерация, республика, муниципалитет бәйгеләрендә һәм программаларында катнашу өчен рецензия биреләчәк.

Укыту 5-15 ноябрьдә үтәчәк. Ачылу 5 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә. Адрес: Октябрь мәйданы, 1 (3нче кат, җыелыш залы).

Курсларга язылучылар өчен телефоннар: 8 (34782) 7-39-39, 8-927-961-07-78.
Читайте нас