Районда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар башланды.
28 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр районның мәгариф оешмаларында балалар сурәтләре һәм әдәби күргәзмәләр эшли, викториналар, сыйныф сәгатьләре үтә. Шәһәрдә һәм авылларда концертлар, спорт чаралары була.
1 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә педагогия колледжында һәм үзәк китапханәдә Зур этнография диктанты узачак, анда теләге булган һәркем бу өлкәгә кагылышлы белемен тикшерә ала (үзегез белән ручка алып килегез). Бу көнне тантаналы чаралар Серафимовка, Бишкурай, Первомай мәдәният йортларында оештырылачак.
1-3 ноябрьдә “Олимпиец”та – йөзү буенча республика турниры, “Туймазы-Арена” боз сараенда үсмерләр арасында футбол турниры үтәчәк.
2 ноябрьдә “Туймазы-Арена”да – район ветераннары фестивале, “Ровесник” үсмерләр клубында – викторина, Кандракүл, Югары Сәрдек, Николаевка, Балтай авыллары мәдәният оешмаларында – тематика программалары.
3 ноябрьдә 18.00-23.00 сәгатьләрдә тарих-туган як музеенда кич утыручыларны бөтенрусия “Музейда бер төн” чарасына көтәләр.
4 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә шәһәр мәйданында һәм Собханкул мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта – Халыклар бердәмлеге көненә концерт. Шунда ук ярминкәләр эшләячәк. “Родина” мәдәният йорты янында “Башкортстан – Дуслыкстан” флешмобы оештырылачак.
8-9 ноябрьдә “Туймазы-Арена”да Фәрит Дәүләтшин истәлегенә дзюдо буенча ачык республика турниры узачак. Шунда ук 8-10 ноябрьдә – шайбалы хоккей буенча ачык районы кубогы.