Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Дождь
Новости
29 Октября 2019, 08:48

Колумб эзеннән

Колумб эзеннән

ЧАРАЛАР

Колумб эзеннән

Якшәмбе көнне илебездә “Зур география диктанты” үтте. Чарада катнашучылар исәбендә туймазылылар да бар иде.


– Чараның төп катнашучылары – өлкән сыйныф укучылары, – ди Туймазы 2нче мәктәбенең география укытучысы Рәмилә Лазарева. – Быел биремнәр катлаулы түгел. Беренче бүлекнең барлык ун соравы да – мәктәп прграмма-сыннан. География объектларын, сәяхәтчеләр һәм тикшеренүчеләр исемнәрен күрсәтергә кирәк иде. 30 сораудан гыйбарәт икенче өлеш катлаулырак бул-ды. Мәсәлән, беренче рус Антарктида экспедициясендә катнашкан Фаддей Беллинсгаузен һәм Михаил Лазерев король Помаре Икенче белән Океания утрауларының кайсында иртәнге аш ашаган?

Барлык эшләрнең дә күчермәсе алына һәм “Зур география диктанты” сәхифәсенә җибәрелә, ноябрь ахырында анда нәтиҗәләр билгеле булачак.
Читайте нас