24 һәм 31 август районда бердәм күмәк экология өмәсе көннәре дип игълан ителә. Үткәргечләр хуҗалыгы хезмәткәрләре, предприятие һәм оешма коллективлары урамнарны, скверларны тәртипкә китерәчәк, бордюрларны акшарлаячак, беркетелгән биләмәләрне чүптән арындырачак. Өмәдә теләге булган һәркем катнаша ала – кушылыгыз!