Бер бала – яхшы, өчәү тагын да яхшырак!
Гыйнвар-июльдә Туймазы бала тудыру йортында 618 бала дөньяга килгән. Былтыр шушы чорда сабыйлар күбрәк туган – 733.
Гадәттә, гаиләләрдә берәр бала туа, әмма дүрт әти-әнигә бәхет икеләтә елмайган – аларның игезәк балалары дөньяга аваз салган. Июль азагында Туймазыдан 36 яшьлек ханымның ике кызчыгы туган, аның 10 яшьлек кызы бар инде.
Өч игезәк туу очраклары сирәк, әмма быелгы җәй сабыйларга бай булган – 26 яшьлек туймазылы гаиләсендә (анда җиде яшьлек малай үсә) берь-юлы өч кыз дөньяга килгән. Аларга Амалия, Аида һәм Азалия дип исем кушканнар.