«Алга» – бөтен республика буйлап
Туймазыда яңа транспорт картасы гамәлгә керде
“Башавтотранс”ның Туймазы автотранспорт предприятиесе яңарыш чорын дәвам итә. Биредә яңа автобуслар һәм яңа исәпләшү картасы барлыкка килде. Шушы көннәрдә предприятие кече класслы ике “Форд-Транзит” автобусы белән тулыланды.
Һәр автобус махсус терминал белән җиһазланган, аның ярдәмендә “Алга” картасы белән исәпләшергә була. Ул Туймазыда 6 августтан гамәлдә. Яңа транспорт картасыннан бөтен республика биләмәсендә файдаланырга була. Аны “Уралсиб” һәм “Сбербанк” банкларында, автовокзал кассаларында, Русия почтасы бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Бәясе 50 сум. Картаны автовокзалда, “Сбербанк” терминаллары һәм махсус кушымта аша тулыландырырга була.
“Алга” акчаны янга калдырырга ярдәм итә: карта буенча йөрү – 20 сум, кулдан акча түләп – 25 сум.
Әгәр моңа кадәр “Башавтотранс” картасыннан файдаланган булсагыз, кондуктор яисә автобус шофёрыннан аны “Алга” картасына алмаштыраласыз. Шәһәрнең йөздән артык кешесе бу хезмәттән файдаланды инде.