Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Новости
16 Августа 2019, 12:51

Юлда балалар

Юлларда хәвефсезлек тәэмин итү чарасы башланды

Юлда балалар
Юлларда хәвефсезлек тәэмин итү чарасы башланды
12 август-9 сентябрьдә Туймазы районында “Игътибар, балалар!” профилактика чарасы үтә.
Бу чорда ДЮХИИ бүлеге хезмәткәрләре рейдлар үткәрәчәк, аның барышында балалар ташыганда махсус беркетү җайланмалары кулланмаган, тизлек тәртибеннән тайпылган, җәяүлеләргә юл бирмәгән, машинага исерек килеш идарә иткән шофёрлар ачыкланачак. Инспекторлар балигъ булмаган җәяүлеләрне, велосипедчыларны күздә тотачак.
1 сентябрьдән мәгариф оешмалары янында өстәмә ДЮХИИ постлары торачак. Мәктәпләрдә юл аша чыкканда, велосипедта йөргәндә балаларның хәвефсез тәртибе уңаеннан аларның үзләре һәм ата-аналар белән әңгәмәләр үтәчәк.
Беренче ярты елда Башкортстанда балигъ булмаганнар катнашлыгында 195 юл-транспорт казасы теркәлгән, үсеш 5% тәшкил иткән. Анда 9 бала һәлак булган, 209ы җәрәхәтләнгән.
Статистика буенча, балалар һәм үсмерләр катнашлыгындагы аварияләр саны ел саен нәкъ августта арта, бу чорда алар урам хәрәкәтен бераз онытып, каникулдан кайта.
Читайте нас