Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Облачно
Новости
22 Июля 2019, 06:35

25-26 июльдә тоташ шәһәрдә су булмый диләр, дөресме?

Җәмәгать челтәрләрендә шәһәрдә ике көн буе су булмаячак дигән хәбәр таралган.

Җәмәгать челтәрләрендә шәһәрдә ике көн буе су булмаячак дигән хәбәр таралган. Имеш, бу 20 еллап алыштырылмаган эшермәләрне яңартуга бәйле. Шикле хәбәр авторы шушы дәвердә үзәк урамнарда су китергән машиналар торачак дип яза.

Бу чыннан да шулаймы? Шушы сорау белән “Водоканал Туймазы шәһәре” җәмгыяте директоры Рамил Булатовка мөрәҗәгать иттек.

– Туймазы шәһәрендә су тәэминаты өзелмәячәк, әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми һәм нигезсез, – диде ул. – Планга ярашлы барлык өзеклек-суны туктату киң мәгълүмат чаралар һәм рәсми сәхифәләр аша халыкка алдан хәбәр ителә.
Читайте нас