8 июньдә Өсән елгасы буендагы Җегетәк авылы янында район сабан бәйрәме үтәчәк 9.00 сәгатьтә сәүдә рәтләре эшли башлаячак. 11.00 сәгатьтә – бәйрәмне ачу тантанасы.
Чара кысаларында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, бәйрәм концерты һәм милли көрәш ярышлары, ат чабышы, спорт бәйгеләре һәм уеннар үтәчәк. Шунда ук тирмәләр бәйгесе узачак. Сабан туен йомгаклау 15.00 сәгатькә билгеләнгән.
Автобуслар “Автовокзал-Сабан туе акланы” маршруты буенча 10ар минут саен 9.00-12.30 һәм 14.00-17.00 сәгатьләрдә; 20шәр минут саен 12.30-14.00 сәгатьләрдә йөриячәк. Юл бәясе 25 сум.