Агросәнәгать колледжы студенты республика һөнәр осталыгы бәйгесендә бүләкләнгән
Һөнәр белеме-мәгариф оешмалары студентлары арасында “Авыл хуҗалыгы сәнәгате тракторчы-машинисты” белгечлеге буенча үткән һөнәр осталыгы республика олимпиадасында республиканың 40 уку йорты вәкиле катнашкан. Туймазы агро-сәнәгать колледжы данын дүртенче курс укучысы Эдуард Бәширов яклаган.
Ике көн дәвамында егетләр теорияне, юл-хәрәкәт кагыйдәләрен белүен, трактор йөртү күнекмәләрен, җир сөрү тизлеген һәм осталыгын күрсәткән.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Эдуард өченче урын яулаган. Бәйгегә егетне укытучылары Илдар Хәсәншин һәм Азат Газизов әзерләгән.