Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Новости
30 Мая 2019, 07:11

Хоккей, воркаут, җырлар – күңел өчен

Халыкара балаларны яклау көнендә районда “Русия матбугаты” командасы катнашлыгында бәйрәм чаралары үтәчәк

1 июньдә 10.15 сәгатьтә “Туймазы-Арена” боз сараенда – күңелле стартлар һәм чемпион белән зарядка; “Спартак” стадионында – “Күн туп” клубының финал уеннары һәм “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” бәйгесе; шәһәр паркында – урам баскетболы, “Олимпиец”та – комлык волейболы, йөзү ярышлары.

11.00 сәгатьтә “Туймазы-Арена” боз сараенда танылган спортчылар хоккей буенча осталык дәресе бирәчәк; шәһәр паркында чемпионнар сукмагын төзекләндерү чарасы, воркаут беренчелеге.

12.00 сәгатьтә шәһәр мәйданында “Бала бишекләре маршы” җәмәгать чарасы; “Туймазы-Арена”да Сергей Гыймаев музеен ачу тантанасы.

13.00 сәгатьтә “Туймазы-Арена”да – “САВА” һәм “Газпром” командалары арасында хоккей матчы.

16.30 сәгатьтә “Спартак” стадионында “Ихата футболы” программасы кысаларында кече футбол уеннары.

18.00 сәгатьтә “Туймазы-Арена”да “Газпром” һәм “Русия матбугаты” командалары арасында хоккей матчы.

21.00 сәгатьтә "Девон-Инфо" каналында "Альбина" вокал-хореография студиясенең 19 майда Иҗат йортында үткән концерты.

Чаралар 2 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

14.00 сәгатьтә “Туймазы-Арена” да – спорт сабантуе, 18.00 сәгатьтә “Русия матбугаты” һәм “САВА” командасы арасында хоккей матчы.
Читайте нас