Районның авыл хуҗа-лыгы эшчәннәре кимендә 39 мең гектарда язгы сабан ашлыгы чәчкән, планга карата 94% бу.
Чәчү ун авыл хуҗалыгы предприятиесендә төгәл-ләнгән. Иң күп мәйданнар – “Үзәк” МТСының Туймазыдагы “Колос” филиалында һәм “Нерал-Матрикс” җәмгыятендә. Дүрт хуҗалыкта шикәр чөгендере дә чәчелгән (гомуми мәйданы 515 гектар).
Берьюлы язгы сабан ашлыгы һәм уҗым культураларын химия ярдәмендә эшкәртү бара.