Апрель дәвамында туймазылылар экология өмәләрендә катнашты: шәһәр һәм авыл биләмәләре урамнарын тәртипкә китерде. Якташларыбызны хезмәткә чәмләндерү өчен “Туймазы хәбәрләре” гәзите сәхифәсендә иң күп халык катнашкан өмәдән үзенчәлекле фотога бәйге игълан ителгән иде. Чарада Балалар (үсмерләр) иҗат йортыннан “MediaStart” җитәкчесе Анастасия Кайкова җиңде. Бүләк сыйфатында аңа “Ирәмәл” сәүдә үзәгендәге боулингка билетлар тапшырылды.