Бәйрәм тантанасы хезмәт алдынгылары парадыннан һәм аларны бүләкләүдән башланачак. Күркәм йола буенча бу көнне ат чабышлары, көрәш һәм спортның башка төрләре буенча ярышлар, халык уеннары үткәрү күздә тотыла. Районның иҗади коллективлары чыгышы бәйрәмнең бизәгенә әвереләчәк. Районыбызның авыл биләмәләре, предприятие һәм оешмаларның купшы тирмәләре, милли йолалар рухында бизәлеп, иң күркәм исеменә ия булу өчен ярышачак.