Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Новости
16 Апреля 2019, 07:03

Туймазы районында яшәүче ханым, чүптән арынам дип, сараен яндырган

Апрель башынннан районда 60 янгын чыккан, шуның 52се коры үләнгә ут кабу һәм чүп яндыру нәтиҗәсе.

Апрель башынннан районда 60 янгын чыккан, шуның 52се коры үләнгә ут кабу һәм чүп яндыру нәтиҗәсе.
Мәсәлән, 10 апрельдә Кандрада бер ханым ихатасында чүп яндырырга уйлый. Ут сарайга үрли. Хатын янгын сүндерү хезмәтен чакыра, тик ка-ралтыны саклап калып булмый.
Янгын сүндерү хезмәте искәртә: ихаталарда чүп ягу закон тарафыннан тыелган.
Басуларда һәм юл буйларында коры үләнгә ут кабу очраклары артты. Соңгы ике атнада кимендә 5 мең гектар җир янган. Янгынга кояш нурлары астында кызган пыяла кыйпылчыклары, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре сәбәпче була.

Янгын сүндерүчеләр туймазылыларны сак булырга, чүпне үзаллы якмаска, аны полигонга чыгарырга киңәш итә.

Читайте нас