Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Новости
11 Апреля 2019, 08:23

Укучылар өчен “биш көнлек”

Яңа уку елыннан башлап шимбә һәм якшәмбедә хәтта өлкән сыйныф укучылары да ял итәчәк

Укучылар өчен “биш көнлек”

Яңа уку елыннан башлап шимбә һәм якшәмбедә хәтта өлкән сыйныф укучылары да ял итәчәк
Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров күптән түгел мәктәпләр биш көнлек укуга күчерелү турында игълан итте. Уфа мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары кыска уку атнасына 1 апрельдән күчте.


Туймазы балалары өчен бу яңалык түгел. Районның башлангыч сыйныфлары бу система буенча беренче генә ел эшләми: Туймазының башлангыч сыйныф укучыларын әкренләп биш көн укытуга күчерү биш ел элек гамәлгә керде. Шуңа күрә балалар һәм әти-әниләр өчен ул авырлык тудырмады.

5-11нче сыйныфлар өчен яңа уку елыннан, ягъни 2019 елның 1 сентябреннән шимбә һәм якшәмбе көннәре законлы ял көннәре булып исәпләнәчәк.
Читайте нас