Туймазы халкы Кар көнен билгеләячәк
Шимбә, 19 гыйнварда, шәһәр мәйданында "Кар көне" бәйрәме үтәчәк.
Командалар: әти, әни, 12 яшькәчә баладан яисә ата-аналарның берсе һәм ике баладан (14 яшьтән өлкән булмаска тиеш). Бу көнне спорт сөючеләрне чаңгы һәм чана ярышлары, пима чөю, хоккейбол көтә.
Катнашучылар 10.00 сәгатьтә теркәлә. Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана.