Туймазы хәбәрләре
+29 °С
Облачно
Новости
10 Января 2019, 06:26

Шахмат алышлары

Шәһәребезнең шахмат клубында В.Никитин истәлегенә җитез шахмат турниры үтте.

Шәһәребезнең шахмат клубында В.Никитин истәлегенә җитез шахмат турниры үтте. Швейцария системасы буенча 9 баскычтан торган бәйгедә 8-76 яшьлек туймазылылар катнашты.

Туймазы 4нче мәктәбе укучысы Илнар Бигалин җиңү яулады. Икенче урында бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы хезмәткәре Динар Сәхабетдинов, өченче урында – Рөстәм Ардаширов (Туймазы пластик торбалар җитештерү заводы).

Ветераннар арасында Тимербәк Галиуллин, үсмерләр арасында Георгий Евстафьев (Туймазы 4нче мәктәбе), кызлар арасында Анастасия Кузьменкога (Туймазы 2нче мәктәбе) тиңнәр булмады. Бәйгенең иң яшь катнашучысы – 8 яшьлек Радмир Поступовка (Туймазы 7нче мәктәбе) махсус бүләк тапшырылды.
Читайте нас