Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Новости
25 Декабря 2018, 07:09

Нефтьүткәргечтә авария

Бу хәл Төпкилде авылы янында булган

Бу хәл Төпкилде авылы янында булган


Җомга, 21 декабрьдә, нефтьүткәргеч тишелү сәбәпле, Туймазы районында 45 квадрат метр җиргә нефть продуктлары аккан. Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, нефть суыртылган, пычранган туфрак чыгарылган. Суга нефть эләкмәгән. Нефть агуны туктату эшләре 22 декабрьдә “Транснефть-Урал” җәмгыятенең авария-тергезү бригадасы тарафыннан төгәлләнгән. Бу чарада 42 кеше һәм 11 берәмлек техника катнашкан. Гадәттән тыш хәл сәбәпләре ачыклана.
Читайте нас