Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Новости
21 Декабря 2018, 12:37

Ике километр гирлянда

Боз шәһәрчеген бизәү өчен нәкъ шулкадәр кирәк булган ул

Боз шәһәрчеген бизәү өчен нәкъ шулкадәр кирәк булган ул


Пәнҗешәмбе Октябрь мәйданында боз шәһәрчеген ачу тантанасы булды. Анда аны төзүдә катнашкан барлык кеше, шул исәптән районның 15 оешмасы телгә алынды.

Быел аны төзү өчен 400 кубометр боз, бизәү өчен кимендә ике километр гирлянда киткән.

Исегезгә төшерәбез, республикада “Иң күркәм Яңа ел шәһәреге” бәйгесе игълан ителгән иде. Туймазының да анда җиңүгә өмете зур.

– Туймазыда ничә ел яшим, әмма бу кадәр чагу, искиткеч шәһәрчекне күрергә туры килмәде, – ди пенсиядәге Галимә Гыйндуллина. – Фатирыбыз тәрәзәләре мәйданга карый, бу матурлыкка көн-төн сокланабыз. Яктырткычлы боз сарайлары кәефне күтәрә, оныгым исә агач йорт-шугалакта рәхәтләнә.
Читайте нас