Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Новости
14 Декабря 2018, 15:23

Тылсымчыга әверел!

«Туймазы хәбәрләре» гәзите Яңа ел алдыннан хәйрия чарасы үткәрә

«Туймазы хәбәрләре» гәзите Яңа ел алдыннан хәйрия чарасы үткәрә
Бүләк алу күңелле. Әмма бүләк бирү – тагын да күңеллерәк. Эргәбездә баласына артык уенчык та, яки динозаврлар турында энциклопедия дә алалмаган кешеләр яши. Безнең һәркайсыбызның кибеттә: “Улым, гафу ит, әмма без моны әле алалмыйбыз. Бераз көтик булмаса?” – ише күренешкә тап булганыбыз бар. Шундый чакта тылсымчыга әвереләсе килә. Гәзитебез шул сәбәпле хәйрия чарасы үткәрергә булды. Дүрт гаиләгә тукталдык. Анда балаларын ялгыз әни яки әти генә тәрбияли. Кайбер балалар җитди авыруга дучар. Әтисе яки әнисе ничек кенә тырышмасын, Яңа ел алдыннан балаларының бар үтенеч-теләкләрен дә тормышка ашыралмый, бигрәк тә гаилә бюджетының байтак өлеше авыру баланы дәвалау-тәрбияләүгә китсә. Тормышлары авыр, әмма шул ук вакытта өметен җуймый, бер-берсен ярату зарурлыгын аңлый алар. Бәлки, кемдер аларга ярдәм итә алыр? 5-39-32, 5-13-05, 5-12-96 телефоннарына шалтыратыгыз.

Читайте нас