Ноябрь башында түрәләрнең җәмәгать челтәрләрендә кузгатылган мәсьәләләргә карата тәэсир-җавабын күздә тотучы “Инцидент”программасы районда бәхәсле хәл тууын ачыклаган. Каникул вакытында мәктәп укытучылары түләүсез ялга җибәрелгән. Район хакимияте башлыгы Илшат Ситдыйков бу уңайдан ике тапкыр исем өчен генә аңлатма биргән, әмма педагогларның ни сәбәпле берьюлы түләүсез ялга китәргә теләк белдерүен аңлата алмаган. Төбәк Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбировның Урал аръягы районнары буенча сәфәре вакытында да ул финанс кыенлыклар турында сүз кузгатмаган.
- Без мәсьәләнең асылына төшенгәнче, сез өч тапкыр күрсәмәләрегезне алыштырдыгыз. Бу бик начар, мондый хәлгә юл куелырга тиеш түгел. Ярдәм кирәк икән, шул исәптән матди, төбәк Башлыгы, Премьер-министр, мәгариф министры бар. Без сезне тыңларга әзер. Әгәр бер-беребезгә ышаныч булмагач, уртак эшнең киләчәген күрмим. Сабак алыгыз бу хәлдән, - дип мөрәҗәгать итте башка муниципалитет башлыкларына Хәбиров.