Аерым сак астына алынган Торатау һәм Йөрәктау калкулыклары “Башкортстан сода компаниясе” тарафыннан эшкәртелмәячәк. Компания өчен чимал чыганагы сыйфатын Куштау тавы үтәячәк. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр “БСК” вәкилләре бу таудагы чимал сәнәгать өчен кулай түгел дип бара иде. Әмма Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров Торатауга карата катгый карашын белдерде: бу тау эшкәртелмәячәк, чөнки ул – табигать ядкәре һәм республика югарылыгында саклана.