Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Новости
3 Декабря 2018, 06:55

Шәһәрдә – ылыс исе

Октябрь мәйданында әкият шәһәрчеге төзелә

Октябрь мәйданында әкият шәһәрчеге төзелә


Барыбыз да яраткан Кыш бабайлы, Карсылулы, тере чыршылы һәм әкият каһарманнарына бай Яңа ел бәйрәме якынлаша. Боларның барысын да әкренләп тылсым дөньясына әверелүче шәһәр мәйданында күрергә мөмкин. Шәһәрчек күз ачып йомган арада үзгәрә. Башта бетон корылмалар ярдәмендә киртә коелган, дугалы капка урнаштырылган.

18 метрлы Яңа ел гүзәленең металл кысасы китерелгән. Аны төрле озынлыктагы 350 чыршыдан җыялар.

Беренчеләрдән булып чыршы янына Көлсылу чанасы килеп җитте. Тиздән мәйданчыкны боз таучыклар һәм сыннар бизәячәк. Бәхеткә, быел төзелеш чималына кытлык юк. Икенче атна инде Өсән елгасыннан боз-шакмаклар ташыйлар. Шундый берничә йөз “кирпеч” таләп ителәчәк.
Читайте нас