Туймазыда ике көнлек музыка бәйгесе үтәчәк
“Родина” мәдәният йортында башкорт җырларын башкаручыларның чираттагы төбәкара “Озын көй” бәйгесе узачак.
9 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә концерт залында – чараны ачу һәм вокалчыларны тыңлау, 10 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә – йомгак-лау концерты.
“Озын көй” бәйгесе Туймазыда беренче тапкыр 1997 елда үтә. Бер елдан шәһәр күләмендәге чара – төбәк, 2013 елда төбәкара дәрәҗәгә күтәрелә. Ике дистә елда “Родина” мәдәният йорты сәхнәсендә Башкортстаннан, Русия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән бер меңләп бәйгече чыгыш ясаган.