Туймазы хәбәрләре
+8 °С
Ясно
Новости
1 Ноября 2018, 06:58

Хәвефле дүшәмбе

29 октябрьдә районыбызда өч юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, анда кешеләр зыян күргән

29 октябрьдә районыбызда өч юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, анда кешеләр зыян күргән


– Дүшәмбе көнне Серафимовка авылы янында 31 яшьлек шофёр, идарәне югалтып, ВАЗ-2105 машинасы белән юл читенә төшә һәм агачка бәрелә. Шофёр та-ныклыгы булмаган ир Туймазы үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Туймазыда Октябрьнең 70 еллыгы исемендәге урамның 1нче йорт ихатасында 48 яшьлек якташыбыз “Опель" машинасында артка чигенә һәм 65 яшьлек җәяүлене тапата. Җәрәхәтләнгән ир хастаханәгә озатылган.

Шундый ук очрак Чапаев урамындагы 8нче йорт ихатасында да теркәлгән. “Джили” машинасына идарә иткән 41 яшьлек туймазылы сулга борылганда шәһәребездә яшәүче 66 яшьлек хатынны бәрдерә. Ул да хастаханәдә, – дип хәбәр итте ДЮХИИ бүлегенең юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өндәү инспекторы Алсу Хәлиуллина.


Читайте нас