Килешәсездер, гаделсезлек ич бу: озын буйлы кызлар подиумда йөри, эрләми, сукмый, әмма дәрәҗәле исемнәр һәм таҗларга ия була. Югыйсә, төпкелдәге авылларда гомер итүче гап-гади хатын-кызлар арасында да гүзәлләр җитәрлек. Һәм алар, хәзер күпләр фикеренчә, авыр һәм киләчәге булмаган эш белән шөгыльләнә. Гаделлекне тергезү өчен гәзит бәйге үткәрә: иң сөйкемле савучыны сайлый. Савучыларның сөтлебикәләре белән төшкән фотосурәтләрен көтәбез. Яшькә карата чикләүләр юк. Бу иртән яраткан Зойкасын саварга чыккан әбекәй, авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәне булырга мөмкин. Сурәтләр 23 октябрьгә кадәр кабул ителә. Адрес:
tvest@yandex.ru. Фотода сурәтләнгән кешенең исем-фамилиясе, эш һәм яшәү урыны күрсәтелергә тиеш. Җиңүчене бүләк – матур урын-җир җыелмасы көтә.