Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Новости
16 Октября 2018, 08:39

Җәяүле авария урынында һәлак булган

Узган атнада районда 32 юл-транспорт казасы теркәлгән

Узган атнада районда 32 юл-транспорт казасы теркәлгән
Пәнҗешәмбе, 11 октябрьдә, Иске Собханкулда “Киа Рио” машинасы юл читенә төшеп киткән. Шофёр Туймазы үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Шимбә, 13 октябрьдә, Иске Туймазы авылы янында “Хёндай Акцент” машинасына идарә иткән Татарстан Республикасы кешесе шушы авылда яшәүче 40 яшьлек хатынны бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән ул каза урынында ук җан биргән. Бу очрак буенча тикшерү бара, – дип хәбәр итте ДЮХИИ бүлегенең юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өндәү инспекторы Алсу Хәлиуллина.
Читайте нас