Туймазы хәбәрләре
+25 °С
Ясно
Новости
16 Октября 2018, 08:33

Игелек – авылларга

Медицина үзәге Гафуровка бара

Медицина үзәге Гафуровка бара


Пәнҗешәмбе, 17 октябрьдә, Бөтенрусия "Игелек – авылларга" чарасы кысаларында Гафуров авылында күчмә медицина үзәге эшләячәк. Модуль эше 10.00 сәгатьтә башлана.

Белгечләр пациент-ларның буй, авырлыгын (антропометрия тикшеренүләре), кан басымы һәм күз эчендәге кан басымын үлчәячәк, кандагы шикәр күләмен билгеләячәк, диагностика тикшеренүләре – электрокардиография, компьютер маммографиясе, ультратавыш ярдәмендә тикшерү үткәрәчәк. Теләгән һәркем терапевт, эндокринолог, невролог һәм кардиологка күренә алачак.
Читайте нас