Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Новости
15 Октября 2018, 06:44

“Туймазытехуглерод” склады янган

Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән

Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән


Чәршәмбедән пәнҗе-шәмбегә каршы төндә “Туймазытехуглерод” җәмгыятендә әзер продукция складына ут капкан. Өч сәгать дәвамында янгын сүндерүчеләр янган корымны сүндергән, аннары гына янгынны буйсындыра алган. Һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк.

Җомга, 12 октябрьдә Түбән Троицкийда да зур янгын теркәлгән. Шәхси ихаталарның берсендә ике катлы йорт, гараж һәм “Тойота Хайлендер” машинасы янган. Бәхеткә, корбаннар булмаган. Янгыннарның сәбәбе ачыклана, – дип хәбәр итте Федерация янгын хәвефсезлеге хезмәте БР 12нче отряды 48нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Илсур Яппаров.
Читайте нас