Төп тантана алдыннан муниципалитет Хакимияте тәкъдиме белән районда күркәм шәхси йорт ихаталары, күпфатирлы йорт ишегаллары, предприятие һәм оешмалар биләмәләре, мәгариф, спорт, мәдәният оешмалары ихаталары бәйгесе үткәрелә.
Үзенчәлекле һәм җыйнак ихаталар кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнәчәк. Бәйге барышы һәм йомгаклары киң мәгълүмат чараларында яктыртылачак, күркәм ихата фотолары район һәм шәһәр хакимиятенең рәсми сәхифәсендә, җәмәгать челтәрләрендәге танылган төркемнәрдә урнаштырылачак.