Шимбә, 22 сентябрьдә, 10.00-15.00 сәгатьләрдә шәһәр мәйданында чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Анда шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре, фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр катнаша ала. Көннәр җылы тору сәбәпле, ит, ит ризыклары, сөт сату тыела.