Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Дождь
Новости
27 Августа 2018, 06:46

Совет утырышы узды

Үткән чәршәмбедә Туймазы районы муниципалитет-район Советының 31нче утырышы үтте.

Үткән чәршәмбедә Туймазы районы муниципалитет-район Советының 31нче утырышы үтте.
Анда район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов катнашты. Утырышны Совет рәисе урынбасары Фәнил Исламгулов алып барды.

Депутатлар муниципалитет-районның 2030 елга кадәр иҗтимагый-икътисади үсеше юнәлешләре проектын раслады, аның төп нигезләре турында район Хакимияте башлыгы урынбасары Ирина Токарева сөйләде. Стратегия-2030 проектын раслар алдыннан биләмәләр үсеше җентекле тикшерелде һәм халык фикере ачыкланды.

Хакимият башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин районда яшьләрне хәрби-ватанга тугрылык һәм тарихи-гражданлык рухында тәрбияләү эшчәнлеге белән таныштырды.

Депутатлар башка мәсьәләләр буенча да карар кабул итте.


Читайте нас