Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Облачно
Новости
27 Августа 2018, 06:53

9 сентябрьдә – Ачык ишекләр көне

Ул мәгариф, мәдәният һәм спорт оешмаларында үтәчәк

Ул мәгариф, мәдәният һәм спорт оешмаларында үтәчәк
Туймазылыларны гаилә бәйгеләрендә, гаилә эшләнмәләре, балалар сурәтләре һәм иҗат эшләре күргәзмә-ярминкәләрендә, шашка, шахмат, сөңге ыргыту һәм өстәл теннисы буенча ата-аналар һәм балалар арасында спорт ярышларында катнашырга чакыралар. Беренче сыйныф укучылары һәм мәктәпне тәмамлаучыларның ата-аналары педагог-психологлар белән аралаша алачак.

Теләгән һәркем кан басымын үлчәтә, медицина хезмәткәрләре киңәшен ала, косметология, кулинария, гамәли-бизәү сәнгате буенча осталык дәресләрендә катнаша ала. Чара 11.00-13.00 сәгатьтә үтә.
Читайте нас