Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Новости
17 Августа 2018, 11:34

“Һәркем белә, әлбәттә, без барабыз мәктәпкә!”

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” чарасы кысаларында 30 гаиләгә ярдәм күрсәтелгән

Добавить в предпочтительные источники Google

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” чарасы кысаларында 30 гаиләгә ярдәм күрсәтелгән

Районда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия чарасы уза. Ул тормышта авыр хәлгә тарыган гаиләләргә ярдәм итүгә йөз тота. Чара кысаларында 20 гаилә язу-сызу кирәк-яраклары, 10 гаилә кием-салымга ия булган.

Ярдәм төрле чыганаклардан килә. Мәсәлән, “ДорСтрой”, “Туймазы җылылык челтәрләре”, “Туймазытехуглерод”, “Эколайн”, “Металл-профиль-М” җәмгыятьләре махсус исәпкә акча күчергән.

Пенсия фонды БР Идарәсе Туймазы шәһәре бүлеге, ШЭ Хачатрян К.Т., “Росгосстарх” страховка компаниясе, “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Туймазы филиалы адреслы ярдәм күрсәткән. “Торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясе”, районара салым инспекциясе, “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыятьләре балаларга язу-сызу кирәк-яраклары тапшырган, ШЭ Мөхәмәтова М.З. 10 портфель китергән, ШЭ Хәйруллина Л.Р. ике укучы кызга кием бүләк иткән.

Ярдәм итәргә теләгән кеше “Маленькая страна” кибетендә өс, аяк киеме яисә язу-сызу кирәк-яраклары сатып ала һәм аны шәфкатьлелек тартмасында калдыра ала. Яисә яңа һәм кулланылган әйберләрне “Гаилә” районара үзәгенең Туймазы бүлекчәсенә китерәлә. Анда хәтта яңа булмаган мәктәп формасын һәм пөхтә, таушалмаган портфельләрне дә алачаклар.

Үзәкнең адресы: Туймазы, Чехов ур., 1б, эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли. Телефон: 5-50-29.
Читайте нас