Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Новости
17 Августа 2018, 11:36

Машина тәгәрмәче астында бер ханым һәлак булган

Үткән атнада районда юл-транспорт һәлакәтләренең берсе фаҗигале тәмамланган

Үткән атнада районда юл-транспорт һәлакәтләренең берсе фаҗигале тәмамланган

– 11 августта Островский урамында 60 яшьлек шофёр 76 яшьлек ханымны бәрдергән, хастаханәгә барганда алган җәрәхәтләреннән гомере өзелгән аның.

14 августта Исмаил авылы янында “Мазда” машинасына идарә иткән 57 яшьлек туймазылы юл читенә ауган. Җәрәхәтләнгән шофёрны хастаханәгә озатканнар, – дип хәбәр итте ДЮХИИ бүлекчәсенең юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өндәү инспекторы Алсу Хәлиуллина.
Читайте нас