Туймазы хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Новости
17 Августа 2018, 11:39

Гол кирәк!

Шәһәрдә күркәм йолага әверелгән һәвәскәр футболчылар лигасы уза

Быел җәй барлык футбол җанатарлары-ның игътибары дөнья чемпионаты уеннарында булды. Шул ук вакытта районда чемпионатка бүленгән игътибарның йөздән бер өлешен дә җәлеп итмәгән спорт чарасы узды (һәм әле дә дәвам итә). Әмма андагы чәмлелек чемпионатныкыннан һич тә ким түгел. Бу вакыйга һәвәскәр футболчылар лигасы дип атала.

Лиганың беренче уены 2013 елда узган. Аны 26 яшьлек туймазылы, нефть-газ чыгару идарәсенең сәнәгать хәвефсезлеге белгече Руслан Гайсин оештырган. Буш вакытында ул “Спринт” командасы капитаны. 13-55 яшьлек теләгән һәркемгә футбол уйнау мөмкинлеге биреп, биш ел инде һәвәскәрләр лигасын җитәкли. Спортның бу төренә мөкиббәннәргә таләпләр гади: команда туплап, аңа исем бирергә.

– Биш ел элек һәвәскәрләр лигасы уңышка ирешер, анда катнашырга теләүчеләр табылыр дип өметләнмәгән дә идем, – ди Руслан Шамил улы. – Ярышлар елына ике тапкыр үтә. Быелгы кышкы лига күмәк узды, анда 30 команда катнашты, җәйге лигада уенчылар икеләтә аз иде. Отпусклар чоры җитү белән спортчыларның күбесе сәяхәтләргә чыгып китүгә бәйле бу. Катнашуга гариза биреп, теркәлгәннәр матчка бик җаваплы карый. Мәсәлән, Октябрьский һәм Собханкул егетләре Туймазыга көн нинди булса да килә. Яңгыр да комачауламый аларга – спорт тартмаларының читләре салдырыла, уенчылар спорт мәйданчыгыннан суны түгә һәм уенны дәвам итә. Киләсе елга, “Спартак” стадионында яңа түшәмә барлыкка килгәч, лигада катнашучылар тагын да артыр дип ышанабыз.

Җәйге күнегүләр һәм ярышлар 6нчы һәм 9нчы мәктәп биләмәләрендә үтә. Биредә футбол матчларының иң кызыклы мизгелләрен күрергә мөмкин. Уенчыларның туп белән оста эш итүләре булсынмы ул, төгәл пасмы яисә уңышлы голмы.

Собханкулдан “Атланта” командасы ярышларда беренче тапкыр катнаша, әмма үҗәтлек күрсәтеп, тәҗрибәле “легионер”лардан калышмый.

– Дусларым белән я ихатада, я авыл стадионында даими футбол уйныйбыз, – ди команда сакчысы Артём Әхмәдуллин. – Быел тәвәккәлләп карарга булдык: булдыралырбызмы? Һәвәскәрләр лигасында катнашу үз көчебезгә ышанычны арттырды. Шул ук вакытта төгәл пас бирү һәм тизлек өстендә эшләргә кирәклеген аңладык.

Һәвәскәр футболчылар үз теләкләре белән уйный, әмма аларга район Хакимиятенең яшьләр сәясәте тармагы һәм химаячылар – “Импульс” төзелеш фирмасы, Айдар Әсмандияров ярдәм итә. Уенчы иганәләренә медальләр һәм кубоклар сатып алына, судьяларга түләнә. Йомгаклау матчлары киләсе атна азагында узачак. Төгәл көнен ВКонтактеда һәвәскәр футболчылар лигасы төркемендә белергә була.
Читайте нас