Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Новости
15 Августа 2018, 11:58

Яшен эзсез узмаган

Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре бу хәлгә шаһит булган

Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре бу хәлгә шаһит булган

– Үткән атнада шәһәр янгын сүндерү бүлегенең радиостанция баганасын яшен суга, нәтиҗәдә бинада ут сүнә. Бүлектә шофёр булып эшләүче Геннадий Мельников хәлне ачыклау өчен тышка йөгереп чыга. Гафуров урамында бүлектән ерак түгел урнашкан күпкатлы йорт тәрәзәсеннән куе төтен чыгуын күреп кала ул. Аны да яшен суккан, күрәсең. Геннадий шундук диспетчер хезмәтенә хәбәр итә һәм каза урынына ике янгын сүндерү бүлегеннән ут белән көрәшүчеләр килеп җитә. Йортта яшәүчеләрне урамга чыгару хәстәре күрелә.

Янгын нәтиҗәсендә фатирда электр җиһазларына, милеккә зыян килгән, стеналар корымланган. Янгын вакытында йорт хуҗалары өйдә булмаган, зыян күрүчеләр юк, – дип хәбәр итте Федерациянең янгын хәвефсезлеге хезмәте БР 12нче отряды 48нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Илсур Яппаров һәм электр җиһазларына аеруча күз-колак булырга киңәш итте.
Читайте нас