Шимбә көнне районның йөзләгән халкы, өйләрендә утырмыйча, байтак авылларда үткән чараларда катнашырга теләк белдерде. Иртәнге сәгать тугыздан шәһәр паркында скандинавия адымы белән мавыгучылар узышка чыкты. Мондый ярышларны алар өчен “Исток” халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге оештырды. Аның җитәкчесе Зимфира Галиева сүзләренә караганда, узышчыларның 30ы да – “Преодоление” клубы әгъзалары. Бу клуб РФ Президентының “Сәламәтлеккә атлыйбыз” Гранты ярдәмендә шушы оешма карамагында ачылган.
Пенсионерлар артыннан узышка укучылар һәм студентлар, предприятиеләр һәм оешмалар эшчәннәре чыкты. Алар җиңел атлетика кроссында узышты. Соңгылары исә бу көнне ГТО таләпләрен тапшырды. Иң күпсанлысы үзәк район хастаханәсе җыелма командасы иде.
Воркаут мәйданчыгын дистәләгән тамашачы уратып алды. 16 яшьлек Илья Мельниковны воркаутка абзыйсы Илдус Шәрипов алып килә. Нибары ике елда үсмер малай искиткеч нәтиҗәләргә ирешә. Ул Әгертамакта яши һәм турникта күнегү өчен көн саен паркка килә. Воркаутчыларга карап,
8 яшьлек Глеб Земцов белән Артур Вәлиуллин да тамашачыларны шаккатырырга булды. Һәм моңа ирештеләр дә. Һәркайсының рекорды – идәннән 60 тапкыр күтәрелү.
Шул ук көнне шәһәр стадионында шахмат, футбол, волейболда көч сынаштылар, “Туймазы-Арена” боз сараенда бозда нәфис шуучыларның күрсәтмә чыгышлары узды, Кандрада – теннис, Собханкулда бура уены ярышлары үтте,
А. Гайдар ис. лагерьда баскетбол уйнадылар, шәһәр мәйданында бию флешмобы узды.
Алдынгы физик мәдәният эшчәннәре грамоталар белән бүләкләнде. Алар арасында – бокс буенча тренерлар Рамил Хөснетдинов һәм Илшат Төхфәтуллин, нәфис гимнастика тренеры Лиана Саттарова, җиңел атлетика тренеры Сергей Суханов.
Серафимовка картингчылары бу көнне Стәрлетамакта республика беренчелегендә уңышка иреште. Руслан Саттаров белән Альберт Тимербаев “Союз” класслы картингта чыгыш ясады. Руслан – икенче, Альберт өченче урын яулады.