Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Новости
13 Августа 2018, 14:23

Пәнҗешәмбе көнне Туймазыда республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов булып китте

2019 елда Башкорстан Республикасы оештырылуга 100 ел булачак.

2019 елда Башкорстан Республикасы оештырылуга 100 ел булачак. Юбилейга әзерлек кысаларында төбәктә 109 объект төзү күздә тотыла. Түгәрәк бәйрәмгә багышлап төзелгән объектлар һәр муниципалитетта барлыкка килергә тиеш. Безнең районда дүрт объект сафка басачак: балалар дәваханәсе, Кандрада физкультура-савыктыру комплексы, “Туймазы-Арена” боз сараеның икенче чираты төзеләчәк һәм җылылык тәэминаты системасы үзгәртеп корылачак.

Республика Хөкүмәте Премьеры-министры Рөстәм Мәрдановның эш сәфәре программасы эчтәлекле иде. Муниципалитет-район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән бергә алар берничә сәнәгать, җәмәгать, спорт объектында булды.

Рөстәм Хәбиб улы районыбызда җылылык тәэминаты системасын камилләштерү проекты тормышка ашырылуга аеруча зур игътибар бүлде. Серафимовка авылында ул бер ягып җылыту чорында уңышлы эшләп өлгергән блок-модульле казанлыкта, шәһәрдә күптән түгел шундый ук нигездә төзелеп беткән һәм файдалануга тулысынча әзер 1нче һәм 7нче казанлыкларда булды. Премьер-министр объектларның куәте һәм эш нәтиҗәлелеге белән кызыксынды, проектны тормышка ашыруга бәйле берничә мәсьәләне тикшерде.

Районда төзелеш тармагы эшчәнлеге белән

Р. Мәрданов “3нче төзелеш фирмасы” төзегән Чулпан төбәге үрнәгендә танышты. Торак биләмәсе шәһәр үзәгеннән нибары дүрт километр ераклыкта урнашкан, анда тугызкатлы дүрт һәм өчкатлы бер йорт төзелеп, файдалануга тапшырылган, өстәвенә, соңгысы – ятим балалар өчен. Төбәктә спорт мәйданчыгы бар, кибет эшли, шушы арада фельдшер-акушер үзәге ачылачак.

Инфраструктураны үстерү максатында төзүче үз акчасына 110 урынлык балалар бакчасы күтәрә. 3нче төзелеш фирмасы җитәкчесе Илфир Миңнебаев Премьер-министрга мәктәпкәчә белем бирү оешмасын республика карамагына алу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу очракта объект быел ук файдалануга тапшырыла алачак.
Читайте нас