Мексика белән фотокүргәзмәдә танышырга мөмкин
21-26 августта үзәк балалар-үсмерләр китапханәсендә (Туймазы, Ленин проспекты, 2) 10.00-17.00 сәгатьләрдә “Мексикада Бөтендөнья Фольклориадасы-2016” күчмә фотокүргәзмәсе эшләячәк.
Күргәзмәгә килүчеләр 2016 елда Мексикада үткән Фольклориадада тәкъдим ителгән кешелек дөньясының мәдәни мирасы белән таныша алачак. Шулай ук фестиваль чараларында катнашкан Башкортстан вәкилләрен дә күрү мөмкин булачак. Күргәзмә 2020 елда Башкортстанда узачак Бөтендөнья Фольклориадасы алдыннан үткәрелә.