Районда уҗым игенен уруга беренчеләрдән булып “Үзәк” МТСының Туймазыдагы “Колос” филиалы төште.
Авыл хуҗалыгы эшләре тоткарлыксыз үтсен өчен, “Үзәк” МТСы агротехника чараларына һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга 600 млн сум чамасы салган һәм бу чыгымнарның акланачагына ышана. Мәсәлән, Туймазы филиалында бүген бөртеклеләр уңышы һәр гектардан 24 центнер тәшкил итә.
Җитәкчеләр уңышны югалтуларсыз җыеп алуда үз эшен белгән механизаторларга зур өмет баглый. Шуларның берсе – 48 яшьлек Салават Сафиуллин ел саен 20-30 мең центнер ашлык суктырып ала (фотода уңда). Техника белән эшләү тәҗрибәсе дә саллы – балачактан урак чорында абыйсына комбайнын тәрбияләргә ярдәм иткән: чапкычларны чүптән арындырган, үзәк һәм агрегатларны майлаган. Бүген исә үзе дә эш тәртибенә өйрәнергә килгән студентларның остазы ул. Шулар арасында Башкортстан аграр университетын тәмамлаган 23 яшьлек Айнур Арсланов та бар (фотода уртада).
– Бу хуҗалыкта өченче ел сәнәгать практикасы үтәм, күп нәрсәгә өйрәндем, – ди Айнур. – Ел саен комбайн штурвалы артына теләп утырам, аңа йөрәгем белән беректем дисәм дә була.
Сәнәгать алдынгыларының берсе Тимергази Зөфәров (фотода сулда) бу көннәрдә ашлык төяү белән мәшгуль. Көн саен КамАЗларга 300 тоннагача иген төяп озата ул, яңа уңышны исә Чишмә элеваторына алып китәләр.
Филиал җитәкчесе Альмир Гыймаев сүзләренә караганда, асылда югары табышлы иген үстерүгә өстенлек бирелә. Быел беренче тапкыр рапс һәм киндер чәчкәннәр, 300 гектар шикәр чөгендере үстергәннәр.
Предприятие биләмәсен елдан-ел киңәйтә. Төп мәйданнарга Бишкурай авыл советы җирләре өстәлгән (860 га), анда уҗым ашлыгы чәчеләчәк. Игенчеләр туңга сөрүгә төшкән инде.