Туймазы хәбәрләре
+25 °С
Ясно
Новости
8 Августа 2018, 12:21

Республикада 20 күпер төзеләчәк һәм яңартылачак

Бу хакта чираттагы махсуслашкан киңәшмәдә БР Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов хәбәр итте

Бу хакта чираттагы махсуслашкан киңәшмәдә БР Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов хәбәр итте

Юл хуҗалыгы буенча эксперт советы Баймак, Бәләбәй, Белорет, Благовещен, Дүртөйле, Краснокама, Мәчетле, Туймазы һәм Шаран районнарында тугыз күпер төзүгә һәм үзгәртеп коруга, шулай ук Аскын, Дүртөйле, Илеш, Ишембай, Калтасы, Күгәрчен, Мәләвез, Мишкә, Учалы, Чакмагыш һәм Яңавыл районнарында унбер күпер төзүне проектлауга һәм үзгәртеп коруга акча бүлүне хуплады.

– Без авария очракларына, өстәвенә, бу күперләр буйлап хәрәкәтне туктатуга юл куярга тиеш түгел. Мәсьәлә уңай хәл ителәчәк, – дип билгеләде Рөстәм Мәрданов.
Читайте нас