Быел шәһәр юлларын ремонтлауга республика бюджетыннан – 36,98 миллион, төбәк бюджетыннан 563 мең сум акча бүленгән. Күздә тотылган эш күләме төгәлләнә, тендер-сәүдәләшү барышында 4,5 миллион сум чамасы акча янга калган. Ул Фабрика, Совет һәм Яшел урамнарны ремонтлауга сарыф ителәчәк.