Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Облачно
Новости
31 Июля 2018, 07:51

Уракның һәр минуты – алтынга бәрабәр

Районда бөртекле уҗым ашлыгы җыюга төштеләр

Районда бөртекле уҗым ашлыгы җыюга төштеләр
Районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдында 45,2 мең гектар уҗым һәм сабан бодае, арыш, тритикале урып-җыю бурычы тора.

Узган атна азагында район басуларында “Үзәк” МТСы “Колос” филиалы, “Нерал-Матрикс”, “Өсән” хуҗалыклары, “Башкортстан ашлыгы” җәмгыяте Туймазы бүлекчәсе комбайннары чыкты. Бүгенгә 0,3 мең гектар бөртекле уҗым ашлыгы (планга карата 3,7%) урылган, 600 тонна ашлык сугылган. Уңыш гектардан 20 центнер тәшкил иткән.

Мал азыгы әзерләү эше уртача республика күрсәткече күләмендә бара. 10,8 мең тонна печән (планга карата 98%) чабылган һәм 23 мең тонна (76,6%) сенаж салынган.
Читайте нас