Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Облачно
Новости
30 Июля 2018, 07:59

Игьтибар үзәгендә — күлмәкләр һәм... чәчәкләр!

Гүзәл затлар игътибарына: чәршәмбе, 1 августта, 17.00 сәгатьтә шәһәр паркында күркәм йолага әверелгән нәзакәтлелек флэшмобы узачак.

Гүзәл затлар игътибарына: чәршәмбе, 1 августта, 17.00 сәгатьтә шәһәр паркында күркәм йолага әверелгән нәзакәтлелек флэшмобы узачак.
Анда сезне бәйрәм концерты, мавыктыргыч осталык дәресләре, бию бәйгеләре һәм чараны оештыручы химаячылардан бүләкләр көтә. Катнашучылар өчен шулай ук велосипедларда фотосессия оештырылачак, аны безнең фотограф Зилә Абдуллина үткәрәчәк.

Үзегезнең велосипедларыгызда килергә яисә вакытлыча файдалану өчен аларны парктан алып торырга мөмкин. Мөһим шарт – итәк яки күлмәктән, уңайлы аяк киемендә килергә, кулыгызда чәчәк бәйләме булырга тиеш (парк буйлап узганда үтеп баручыларга бүләк итү өчен).
Читайте нас