Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Новости
26 Июля 2018, 06:52

Сайлау көнендә өйдә булмасагыз

Тавыш бирү өчен гаризаны төбәк сайлау комиссиясендә, күптармаклы үзәктә яисә “Шәхси кабинет” аша тапшырырга мөмкин

Тавыш бирү өчен гаризаны төбәк сайлау комиссиясендә, күптармаклы үзәктә яисә “Шәхси кабинет” аша тапшырырга мөмкин
9 сентябрьдә 8.00-20.00 сәгатьләрдә ниндидер сәбәп буенча теркәлү урынында сайлау участогында тавыш бирә алмасагыз, 25 июль-

5 сентябрьдә барып урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен гариза калдыра аласыз. Моны муниципалитет-район төбәк сайлау комиссиясендә эшләргә мөмкин (Туймазы, Островский ур, 34, 108нче бүлмә, телефон: 8 (34782) 7-29-04). Эш көннәрендә – 16.00-20.00, ял һәм бәйрәм көннәрендә – 10.00-14.00 сәгатьләрдә.

“Шәхси кабинет”ың булса, гаризаны Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә республика биләмәсендә урнашкан теләсә кайсы күптармаклы үзәктә рәсмиләштерергә мөмкин. Паспортыгыз булу зарур.

Өстәмә мәгълүмат – “ашыгыч элемтә” телефоннары аша: БР Үзәк сайлау комиссиясе – 8-800-347-54-54 (эш көннәрендә – 10.00-17.00, ял көннәрендә – 10.00-14.00 сәгатьләрдә), РФ Үзәк сайлау комиссиясе – 8-800-222-11-83. Шалтырату түләүсез.
Читайте нас