Бу хәл Япрык авылы тирәсендә булган. Фаразлануынча, 8, 9, 10 яшьлек балалар һәм аларны озата барган ханым, маэмай ияртеп, лимузин токымлы мал көтүе тирәсендә йөргән. Этнең өрү-ләңгелдәве терлекләрнең игътибарын җәлеп иткән, алар балалар ягына ташланган. Нәтиҗәдә зыян күргән өч кеше район хастаханәсенең травматология бүлекчәсенә озатылган. Малайларның берсе реанимациягә эләккән, берничә сәгатьтән соң аны Уфага алып киткәннәр. Бу уңайдан тикшерү бара.