Русиядә 5 июльдән эсселек 32 градустан артса, федерация әһәмиятендәге юллар буйлап күләмле йөк машиналары хәрәкәте чикләнә.
Республикада асфальт-бетон түшәмәле төбәк һәм муниципалитетара юллар буйлап күләмле йөк транспорты хәрәкәтен тыю
1 июньнән гамәлдә һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
Көндез эсселек 32 градустан артып китсә, йөк транспорты төнлә (22.00-10.00 сәгатьләрдә) генә хәрәкәт итәчәк.
Бу автомобиль юлларының вакытыннан алда таушалуына юл куймау һәм аларны планнан тыш ремонтлауга өстәмә чыгымнардан арыну мөмкинлеге бирә.